Казанда 2024 елда Киләчәк уеннарын оештыралар

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

ПХИФ-2022дә вице-премьер Дмитрий Чернышенко «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын оештыручы шәһәрне игълан итте. Ул Казанда 2024 елның февралендә узачак.

"Татарстанны тарихта беренче тапкыр "Киләчәк уеннары" н кабул итү хокукы алу белән котлыйм. Бу - лаеклы җиңү. Уеннар ачылышына кадәр ел ярым вакыт калып бара. Безгә әле моңарчы беркем дә эшләмәгәнне эшләргә туры киләчәк. Бу, һичшиксез, җаваплы эш. Ышанам ки, Казан аны бик яхшы дәрәҗәдә үтиячәк һәм спорт чараларын уздыру өчен яңа стандарт булдырыр", – диде Дмитрий Чернышенко. 

"Киләчәк уеннары" технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып 15 инновацион дисциплина буенча узачак. 

Исегезгә төшерәбез, оештыручы-шәһәрне сайлап алу буенча заявка кампаниясенә 2021 елның ноябрендә башланды. Проект белән Россиянең 40 төбәге кызыксынды. Шорт-листка 5 шәһәр керде: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International