11 майда Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Мәскәүдәге үзәк офисында Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин РТРС ФДУП генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Алексей Попов һәм РТРС ФДУП генераль директорының дәүләт программалары белән идарә итү һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Борис Теребиленко белән очрашты.
Татарстан Республикасында 2023 елда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты максатларына туры китереп, Бөтенроссия «Цифрлы дәресләр»ен үткәрү дәвам итә. Проектта мәктәп укытучыларыннан тыш дәүләт хакимияте органнарының цифрлы трансформациясенең 32 җитәкчесе һәм муниципаль берәмлекләрдә цифрлы трансформациянең 45 җитәкчесе катнаша.
Россия мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә "Цифрлы ликбез" бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезоны старт алды. Проект "ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү" һәм "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Мәгълүмати куркынычсызлык" федераль проектлары максатларына ирешү өчен гамәлгә ашырыла.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы 16-18 майда 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Чаллы шәһәрендәге РТРС радиотелеүзәгендә планлы техник эшләр үткәрү турында хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактика эшләрен үткәрү турында хәбәр итә.
Быел май бәйрәмнәренә Россия туристлары чит илләргә сәяхәткә 2022 елның шул ук чорына караганда чиреккә күбрәк китте. Азиягә туристлар агымы сизелерлек артты, ә БДБ илләре Россиядән сәяхәтчеләрне азрак кабул итте. Бу хакта "Мегафон" операторы белгечләре хәбәр итә, алар роумингта абонентларның шәхессез мәгълүматларын анализлый.
Узган атнада элемтә тармагы һөнәри бәйрәмне - Ррадио һәм элемтә көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә Татарстан Республикасында элемтә операторлары 2023 елга челтәрне үстерү өстенлекләре белән уртаклаштылар.
13 майда 14: 00 сәгатьтә «МЦК-КТИТС» ДАҺБУ булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә өстәмә белем бирү буенча мәгълүмат белән кызыксынучы барлык кешеләрне чакыра, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.
«Дәүләт инициативаларына ярдәм агентлыгы» АНО һәм «Единыйурок.рф» ММЧ редакциясе «Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы нигезләре» квалификациясен күтәрү программасын башлап җибәрәләр.
Чараның рәсми өлешендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның конференц-залында радио һәм элемтә тармагының мактаулы хезмәткәрләрен ведомство бүләкләре белән бүләкләү узды.