Татарстан ИТ белгечләре товарлар һәм әйберләр алмашу өчен бушлай сервис уйлап тапкан

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстанда әйберләр һәм товарлар алмашу өчен бушлай «Алмашу вакыты» сервисы эшли башлады. Кушымтаны Казан ИТ-паркы резиденты Evoteka диджитал агентлыгы гамәлгә ашырган.

Сервиста автомобильләр, техника, кием-салым, аяк кием, спорт товарлары, җиһазлар һәм башка күп нәрсәләр белән алмашырга мөмкин. «Алмашу вакыты» сервисындагы әйберләрне алмашу механикасы кулланучылага, башка мәйданчыкларга караганда, азрак вакыт сарыф итергә мөмкинлек бирә. Эшләү принцибы детинг-кушымтаны хәтерләтә: кулланучы үз товары турында белдерү урнаштыра һәм башка кулланучылардан алмашу өчен тәкъдимнәр кабул итә. Ошаган тәкъдимгә лайк куеп, җентекләп сөйләшергә һәм килешергә мөмкин. 

Сервисның ясалма интеллекты кулланучыга аңа кызыклы товарларны тәкъдим итә. Шулай ук товарларны геолокациягә бәйләп, сездән рөхсәт ителгән ераклык радиусын сайлап эзләргә мөмкин.

Кушымта бушлай. Аны Google Play яки App Store кибетләрендә йөкләргә мөмкин. Якын арада шулай ук сервисның десктоп версиясе дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International