13 сентябрьдә «ИТ-диктант» мәгълүмати технологияләр буенча бөтенроссия диктанты узачак

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Чара Россиядә программистлар көненә багышлана. Мәгълүмати технологияләр буенча бөтенроссия диктанты алтынчы тапкыр үткәрелә. Бу вакыт эчендә «ИТ-диктант» үзен халыкның цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен нәтиҗәле корал буларак күрсәтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ИТ-диктант 230 меңнән артык катнашучыны җәлеп иткән.

Диктант - төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге тест биремнәре җыелмасы (32 сорау), компьютер техникасы белән эшләү нигезләреннән алып социаль челтәрләрдә эшләү күнекмәләрен тикшерүгә һәм шәхси мәгълүматларны яклауга кадәр - барлыгы цифрлы компетенцияләрне үстерүнең 8 юнәлеше.

Тест узганда, катнашучы үзенең цифрлы күнекмәләренә объектив бәя ала. Шулай итеп, баллар саны нинди белемнәрне ныгытырга кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк.

Диктант берничә дәрәҗәдән тора: башлангыч мәктәп укучылары өчен (1-4 сыйныф), стандарт тест, ә югары цифрлы грамоталылык дәрәҗәсенә ышанучылар өчен pro версиясе бар.

Диктантны теләгән һәркем үтә ала, чарага онлайн рәвештә сайтта кушылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International