Телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактик эшләр бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк:

18 сентябрь - Покровский Урустамак (Баулы районы) һәм Азимово-Курлебаш (Кама Тамагы районы) РТСларында;

19 сентябрь - Мөслим РТСында (Мөслим районы), Олы Талкыш РТСында (Чистай районы), Иске Шөгер РТСында (Лениногорск районы) һәм Питрәч РТСында (Питрәч районы);

20 сентябрь - Казан-2 (Троицк урманы), Малиновка (Ютазы районы) һәм Алешкин Саплык (Чүпрәле районы) РТСларында;

21 сентябрь - Яңа Сәфәр РТСында (Мөслим районы), Ленин РТСында (Яңа Чишмә районы), Симетбаш РТСында (Арча районы) һәм Беренче Май РТСында (Азнакай районы);

22 сентябрьдә - Апас РТСында (Апас районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, ТНВ ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиотапшырулар трансляциясе туктатылачак.

Профилактика эшләрен үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтында «Телерадиоканалларның вакытлыча сүндерелүләре» бүлегендә һәм Телеканал караучылар кабинетында карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International