Программистлар көнендә Казан телебашнясы бәйрәмчә яктыртыла

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

13 сентябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәм Программистлар көне билгеләп үтелә, ул программа тәэминатын эшләү өлкәсенең дәүләт өчен әһәмиятен һәм әлеге һөнәр белгечләренең Россия Федерациясенең инновацион үсешенә керткән зур өлешләрен тану буларак билгеләп үтелә.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлауларга кушылып, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казан телебашнясында Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы логотибын яктыртачак.  

Якты светодинамик шоуны 13 сентябрьдә 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International