Татарстан Республикасыннан өч кеше Ясалма интеллект буенча бөтенроссия хакатонында җиңгән

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Түбән Новгородта «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Цифрлы алга китеш. Сезон: Ясалма интеллект» бөтенроссия хакатонында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хакатон нәтиҗәләре буенча җиңүче 30 команда арасында 10 000 000 сумлык приз фонды бүленде. Проектны оештыручы - Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы. Хакатон «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Ясалма интеллект буенча хакатонда катнашучылар 10 кей өчен карарлар уйлап тапкан, һәр кейста командалар 1 000 000 сум приз фонды өчен көрәште: беренче урынга - 500 000 сум, икенче урынга - 300 000 сум, өченче - 200 000 сум. Финалга 169 команда чыккан.

Бөтенроссия хакатонында кейсларны тәкъдим итүчеләр - "РУФОРМ" ҖЧҖ (RUTUBE илкүләм видеохостингы), "РЖД" ААҖ , "Самолет" компаниясе, "Росатом" дәүләт корпорациясе, Россия Федерациясе Үзәк банкы, "Диджитал Консалтинг Солюшнс" ҖЧҖ һәм "ЭВОТОР" ҖЧҖ , "Меркатор холдинг".

Беречеләрдән "РЖД" ААҖ чыгыш ясый. 23:59 командасында катнашучылар Никита Сурначев, Ярослав Юдинских һәм Владислав Левченко машинистның тавыш ярдәмчесен булдыруны хәл итәргә кирәкле кейс буенча беренче урынны яуладылар.

Команда кросс-платформалы тавыш ассистентын тәкъдим итте, ул тулы хокуклы машинист ярдәмчесе булып хезмәт итә. Ассистент башка тавышлар күп булу шартларында сөйләмне танырга, проблеманың асылын оператив аңларга һәм машинистка гадиләштерелгән һәм киңрәк техник форматта җавап бирергә сәләтле. 

"Безнең өчен стандарт булмаган мәсьәлә, әмма без чишелешебезне эшкәртү дәрәҗәсеннән бик канәгать. «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Цифрлы алга китеш. Сезон: Ясалма интеллект» проектының хакатоны һәрвакыттагыча кызыклы һәм актив узды!", - дип уртаклашты 23:59 командасында катнашучыланың берсе. 

Проектның төп максатлары - бурычларны хәл итү өчен кадрлар табу системасын булдыру, ясалма интеллект технологияләрен кулланып продуктлар һәм сервислар булдырырга теләүче талантлы, перспективалы белгечләрне эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү, Россиянең ЯИ технологияләре базарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыру.

2023 елда проект кысаларында 8 округ хакатоны уза - федераль округ эчендә төбәкләрнең гибрид ярышлары. Һәр шундый хакатонга 3тән 5кә кадәр кейсларны хәл итү тәкъдим ителә. Шулай ук бу сезонда хакатоннарның ике форматы өстәлде – бөтенроссия һәм халыкара форматы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International