ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Автошәһәрнең 63 нче һәм 69 нчы комплексларында яшәүче 2 меңнән артык кеше 100 Мбит/с тизлектәге мобиль интернет белән тәэмин ителгән. "МегаФон" компаниясе актив төзелә торган микрорайоннар янында Габдрахман Әпсәләмов проспектында LTE база станциясен эшләтеп җибәрде.

Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде. Визитның төп максаты - «Россия-Ислам дөньясы. KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумында катнашу.

ИТ-парк Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык лекцияләр сериясен дәвам итә. Яңа кунак - танылган Россия астрономы, «Неземной подкаст» блогы авторы, фәнне популярлаштыручы Владимир Сурдин.

Бүген Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты - кешеләрне җәмәгатьчелеккә һәм илләргә Интернет һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану мөмкинлекләре, шулай ук «цифрлы өзеклекне» җиңү юллары турында мөмкин кадәр күбрәк таныштыру.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

МТС travel кунакханәләрне броньлау сервисы май аендагы озын ял көннәрендә чит илләргә сәяхәтләрне анализлаган. Бәйрәмнәрдә чит илләргә чыгып киткән татарстанлылар саны Россиянең гомуми туристлар агымының ике процентыннан да артмаган.

«Интернетка рәхмәт-2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының 9нчы бөтенроссия конкурсы Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» ААҖ тарафыннан өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча илкүләм мәнфәгатьләрне тормышка ашыру буенча Координация үзәге ярдәмендә үткәрелә.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

17 майда Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көне билгеләп үтелә.

Безнең илдә җәмгыять һәрвакыт гаилә кыйммәтләрен саклау яклы ә гаиләне булдыру төп тормыш проекты булып саналды һәм санала. Күпләр өчен бу яңа тормышның башы. Хатын-кызлар өчен статус үзгәрүе фамилия үзгәрү белән бер үк вакытта була һәм алга таба билгеле бер гамәлләр таләп итә.


12
май, 2023 ел
җомга

Россия мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә "Цифрлы ликбез" бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезоны старт алды. Проект "ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү" һәм "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Мәгълүмати куркынычсызлык" федераль проектлары максатларына ирешү өчен гамәлгә ашырыла.

"Үзең яңадан шалтырат" онлайн-проекты кысаларында "Интернетта куркынычсыз сатып-алулар: киңәшләр" вебинары узачак. Мәгълүмат технологияләре департаменты, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзор һәм сәүдә мәйданчыгы вәкилләре онлайн-сатып алу өлкәсендә алдау ысуллары һәм төп саклану ысуллары турында сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International