Исегезгә төшерәбез, быел яздан Татарстан Республикасы КФҮ экстерриториаль принцип буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген гамәлгә кертте. Хәзер халык КФҮ аша муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары тарафыннан күрсәтелә торган берничә хезмәтне, урнашу урыннарына карамастан, алырга мөмкин. Бу кешеләргә кирәкле белешмәләр һәм документлар алу өчен бер муниципаль районнан икенчесенә бармаска мөмкинлек бирә. Шулай итеп, хезмәт күрсәтүне тагын да уңайлы итәләр.
Әйтик, элек Казанда яшәүче кеше, Питрәч районында шәхси йорт төзелешенең башлануы яки тәмамлануы турында хәбәр итү өчен, җирле Башкарма комитетына яки КФҮгә генә мөрәҗәгать итә алса, хәзер – республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Үз районыннан читкә йөрмичә, моны башка муниципалитетларда яшәүчеләр дә эшли ала.
Муниципалитетларның экстерриториаль хезмәтләре нәтиҗәләрен гариза бирелгән КФҮ офисында гына түгел, ә теләсә кайсы күп функцияле үзәктә алырга мөмкин. Республикада алар саны - 61. Хәзерге вакытта Татарстан КФҮендә экстерриториаль категориягә район муниципалитетлары күрсәтүче хезмәтләрнең 42 төре һәм Казан башкарма комитеты хезмәтләренең 25 төре күчерелгән.