Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Үзбәкстан Республикасы Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәре хокимы Даврон Хидоятовның эшлекле очрашуы узды.
Очрашу Үзбәкстан Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан эш визиты кысаларында узды. Татарстанга сәфәр кысаларында Даврон Хидоятов шулай ук «Иннополис» МИЗ, «Химград» технополисы, «Алабуга» МИЗ һәм республиканың кайбер предприятиеләрендә булачак.
Үзбәкстан Республикасы цифрлы технологияләрне актив үстерә. Илдә "Цифрлы Үзбәкстан-2030" стратегиясе кабул ителгән, ул икътисадның төрле тармакларын үстерү өчен ИТ-тармактан мөмкинлекләрне куллануны максат итеп куя. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе - дәүләт һәм хуҗалык идарәсе органнарының эшен камилләштерү өчен цифрлы технологияләрне куллану, хакимият һәм халык арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек механизмын формалаштыру. Бу бурычлар электрон хөкүмәт системасын үстерү хисабына башкарыла. Электрон хөкүмәт системасын үстерүдә стратегик роль интерактив дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына бирелә.