Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре Цифрлы үсеш министрлыгында каралды

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Казанның Петербург урамындагы ИТ-паркында республиканың мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чараны Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы ИТ-парк белән берлектә оештырды. Чарада Цифрлы үсеш министрлыгы, ведомство карамагындагы учреждениеләр, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы оешмалары вәкилләре катнашты. Спикер буларак коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе эксперты Тимур Козлов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең хакимият органнарын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Венера Әмирова, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков чыгыш ясадылар. 

Семинар Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан расланган коррупциягә каршы тору чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. 

Чара барышында спикерлар тармак оешмаларында коррупцияне кисәтү чаралары турында сөйләделәр, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар һәм субсидияләр алуда коррупцияне бозу мисалларын китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International