Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе Советы Рәисе Рифкать Миңнеханов ярдәме белән 22 сентябрьдә Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре «Цифрлы технологияләр һәм хокук» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә дөньяның 35 иленнән 2047 галим һәм гамәлчеләрне җыячак, алар арасында: Кытай, Аргентина, Индонезия, Парагвай, Колумбия, Словения, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Гыйрак, Филиппиннар, Ливан, Румыния, Малайзия, Куба, Алжир, Германия, Пакстан, Бөекбритания, Үзбәкстан, Молдова, Кыргызстан һ. б.
Конференция Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы кысаларында үткәрелә.
Конференцияне оештыручылар гадәттәгечә - В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ул Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры, социаль фәәнәр кандидаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән оештыра.
Бергәләп заманча цифрлы технологияләрнең төп аспектларын һәм аларның хокукый өлкәгә йогынтысын тикшерү һәм фикер алышу өчен, журналистларны һәм галимнәрне «Цифрлы технологияләр һәм хокук» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә актив катнашырга чакырабыз.