ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга

15 мартта “IT-чемпион” республика конкурсы старт алды. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, конкурста 5370 укучысы катнаша. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 7850 өлкән кешене җәлеп иткән. Ике атнада 1500дән артык яңа шәхси кабинет булдырылган.


Рубин (Казан) – Ростов (Ростов-на-Дону) матчына билетлар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Спорт” бүлегендә сатып алып була. Матч 30 мартта сәгать 18.00дә узачак.

“Электрон мәгариф” системасында 1 млн. артык кулланучы эшли:  республиканың барлык мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәм белем бирү учреждениеләре, башлангыч һәм урта профессиональ мәгарифләр системага тоташкан.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  вәкилләре  чираттагы тапкыр табигать  яклау халыкара фонд оештыручы “Җир сәгате” акциясендә катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Шемордан, Биләр шәһәрәләрендә яшәүчеләр өчен белдерү җиткерә: 31 март көнне сәгать 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр әлеге шәһәрләрнең телеүзәкләрендә ремонт эшләре башкарылачак. Шул сәбәпле техник чаралар туктатылачак.


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Табибларның эш сәгатьләрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль Порталы uslugi.tatarstan.ru аша карап була.

2014 елның 27 мартыннан “АК БАРС БАНК” ААҖ һәм халыкара MasterCard түләү системасы Татарстан башкаласында NFC технологияләрен кулланып контактсыз түләү системасын кертте.

Бу ялларда иң кызыклы проектлар ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы резиденты булырга көч сынашачак.

28 март көнне казан ИТ-паркында узачак Microsoft инновацияләр көнендә катнашырга чакырабыз.

Бу атнада “Халык контроле” системасында иң популяр категориядә – “Территорияләрне төзекләндерү” категориясе тора. Категориянең модераторы - ТР төзелеш, архитектура, торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы. Әлеге категориягә 200дән артык гаризә бирелгән, алар 949 тапкыр башка гражданнар тарафыннан актуаль дип табылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International