Бу атнада “Халык контроле” системасында иң популяр категориядә – “Территорияләрне төзекләндерү” категориясе тора. Категориянең модераторы - ТР төзелеш, архитектура, торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы. Әлеге категориягә 200дән артык гаризә бирелгән, алар 949 тапкыр башка гражданнар тарафыннан актуаль дип табылган.
Категориядәге төп проблемалар - ачы люклар, йорт территориясендәге коелар, балалар площадкаларын төзекләндерү, мусор контейнерларын тиешле урында кулланмау һәм башкалар.
Гаризәләр саны күп булуга карамастан 99ы уңай хәл ителгән, 93 гаризә буенча эш планлаштырылган, мотивлаштырылган кире кагу статусы 7 гаризәгә бирелгән.
Муниципаль район яшәүчеләрен кыш буе чистартылган юллар мәсьәләсе борчый, әлеге урыннарда хәзер пычрак җыела. Юлдагы пычракка һәм мусорга җәяүлеләр йөрүчеләр дә, автомобиль йөртүчеләр дә еш зарлана.