“ТР электрон мәгариф” системасында 1 млн артык кулланучы эшли

2014 елның 28 марты, җомга

“Электрон мәгариф” системасында 1 млн. артык кулланучы эшли:  республиканың барлык мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәм белем бирү учреждениеләре, башлангыч һәм урта профессиональ мәгарифләр системага тоташкан.

Мәгълүмати системада укыту процессында катнашучы барлык вәкилләр дә эшли: укытучылар, укучылар, әукучыларның әти-әниләре, мәгариф органнары администрациясе вәкилләре һәм башкалар. Биредә алар квалификация алывп, дистанцион рәвештә эшләрен алып бара алалар.

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасының 4 ел эчендә эшләү нәтиҗәсендә педагоглар эшләре өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Система кулланучылар системаның техник белгечләре белән тыгыч элемтәдә эш итә.

“ТР электрон мәгариф” системасының техподдержкасы 2013-2014 уку елында 16 меңнән артык гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул иткән.

Системада эш итү барышында барлыкка килгән сораулар буенча 8 (843) 264-73-37 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Техподдержка эш көннәрендә сәгать 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International