15 мартта “IT-чемпион” республика конкурсы старт алды. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, конкурста 5370 укучысы катнаша. Алар ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына 7850 өлкән кешене җәлеп иткән. Ике атнада 1500дән артык яңа шәхси кабинет булдырылган.
Конкурста республиканың Теләче, Актаныш, Арча, Тукай һәм Балык Бистәсе районнары актив катнаша.
Искәртеп узабыз, быел конкурста “Иң актив укучы” номинациясе ике этаптан торачак: 15 марттан 25 майга кадәр, 26 майдан 10 декабрьгә кадәр. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан 3 укучы ноутбук белән бүләкләнәчәк.