Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре чираттагы тапкыр табигать яклау халыкара фонд оештыручы “Җир сәгате” акциясендә катнашачак.
Шимбә, 2014 елның 29 мартында (20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр) Министрлыкның барлык ведомстволар оешмалары электр җиһазларны туктатачак.
Исегезгә төшерәбез, акциягә һәр теләүче кушыла ала. Моның өчен компьютер, телевизор һәм башка электр җиһазларны сүндерү шарт.
Оештыручылар урамдагы яктырту фонарьләрен, охрана һәм сигнализацияләрне сүндермәскә киңәш итә.
Татарстанның экология министрылыгы мәгълүматлары буенча узган елны Татарстанда “Җир сәгате” акциясендә 200дән артык оешма катнашкан. Нәтиҗәдә 1,5 млн кВт/ч энергия экономияләнгән.