28 март көнне казан ИТ-паркында узачак Microsoft инновацияләр көнендә катнашырга чакырабыз. Чара кысаларында “Синең курс: ИТ яшьләр өчен” россиякүләм мәгариф проекты презентациясе узачак. Әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасында ике укыту үзәге ачылачак: Казан Федераль Унверситетында (Лобачевский исемендәге лицей) һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университтетта. Әлеге укыту үзәкләрендә мәктәп укучылары һәм студентлар программалаштыру, ИТ өлкәсендәге профориентация буенча бушлай курслар уза алачак.
15.10 сәгатьтә Imagine Cup 2014 стартаплар халыкара бәйгесенең региональ финалының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Жюрига үз проектларында КФУ, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Чебоксар дәүләт университеты, Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты, Уфа дәүләт авиацион техник университеты һәм Казан шәһәренең урта белем бирү оешмалары укучылары тәким итә. Җиңүче команда бәйгенең финалында 2014 елның апрелендә Мәскәүдә катнашачак. Россия этабында җиңүче команда Сиэтлда (АКШ) узачак Халыкара финалда катнашачак. Биредә аларның шәхсән Билл Гейтс белән аралашу мөмкинлеге булачак.
Чарада катнашучылар өчен:
ИТ өлкәсендә профориентация буенча тренинг, төрле мастер-класслар;
Казанның яшь интервесторларының программ проектлары демонстрациясе;
Windows 8.1 идарәсендәге Xbox 360 җиһазы;
Конкурслар, викториналар, бүләкләр әзерләнгән.
Керү ирекле
ММЧ вәкилләре өчен тулырак мәгълүмат контактлар: Галина Черезова microsoft@prp.ru, (916) 124 77 03.