2014 елның 27 мартыннан “АК БАРС БАНК” ААҖ һәм халыкара MasterCard түләү системасы Татарстан башкаласында NFC технологияләрен кулланып контактсыз түләү системасын кертте.
Контактсыз түләү системасын башкару өчен абонентка Mobile MasterCard PayPass® технологиясенә тоташкан “АК БАРС” банк кушымтасы булган махсус NFC SIM-картасын урнаштырырга кирәк. Сервисны тоташтыру өчен абонентларга Казандагы “Ростелеком” мобиль элемтә офисларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге мөмкинлек кулланучыларга MasterCard PayPass технологияләренә тоташкан терминалларга смартфоннарын китерү белән генә товарлар өчен түләү мөмкинлеген тудыра.
NFC SIM-карталарын кулланучылар шулай ук Казан метрополитенында, һәм башка җәмәгать транспортларында барган өчен түли ала. Шул ук вакытта алар “Друг компании” программасы буенча төрле бонусларга ия була ала.
NFCка тоташкан яңа SIM-карталар ЯАҖ «НоваКард» белән тәэмин ителә.