14-19 октябрь көннәрендә Абу-Даби шәһәрендә (БГӘ) WorldSkills Competition-2017 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстан 7 компетенция буенча 8 катнашучы исеменнән тәкъдим ителәчәк, шуларның өчесе - ИТ сфералар.
Татарстан Республикасында эленеп торучы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерү эшләре дәвам ителә.
9 октябрь көнне Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында (Казан шәһ., Бари Галеев ур., 3А) Яндекс.Лицейның тантаналы ачылышы узачак. Котлар өчен, ТР Премьер-министры урынбасарлары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россиядә Яндекс генераль директоры Александр Шульгин һәм Яндекс.Лицей җитәкчесе Марина Суслова.
Казанда III Республикакүләм “Школьный экопатруль” бәйгесенең нәтиҗәләрен ясаячаклар. Аның максаты – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын әйләнә-тирәдәге мохит хәлен яхшырту практик эшенә җәлеп итү һәм халыкка электрон төрдә бирелә торган дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларны популярлаштыру. 7 октябрь көнне мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр аталачак.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сингапурда эш сәфәрен кыла. Делегациянең башлыгы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (ТКҮ-КИТЭТ) 7 укытучысы һәм 21 студенты тантаналы рәвештә тармаклы предприятиеләрдән исемле стипендия алды.
Татарстан Республикасы бюджетынан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан исеменнән кабат субсидиялар тапшырыла.
1-2 октябрь көннәрендә ТРның премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендә эш сәфәре белән Япониядә.
1 октябрь көнне Югары ослан районында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. ТРның мәгълүматлаштыру
һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагыйлов республика җитәкчелеге исеменнән район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
Куркынычсыз интернет дәресләре - төп персонажлары Митясик һәм Интернешка булган, куркынычсыз интернет кагыйдәләре турында сөйли торган җиде вакыйга ул. Һәр вакыйга интернет-мохиттагы бер куркыныч очрак турында сөйли һәм баланы теге яки бу очракта кагыйдәләрдән нәтиҗәле кулланырга өйрәтә.