Куркынычсыз интернет дәресләре - төп персонажлары Митясик һәм Интернешка булган, куркынычсыз интернет кагыйдәләре турында сөйли торган җиде вакыйга ул. Һәр вакыйга интернет-мохиттагы бер куркыныч очрак турында сөйли һәм баланы теге яки бу очракта кагыйдәләрдән нәтиҗәле кулланырга өйрәтә.
Оештыручылар сүзләренә караганда, дәресләр уен, интерактив формада уза, бу исә балаларга матералны җиңел генә үзләштерү мөмкинлеген бирә.
“Бүгенге көннән куркынычсыз Интернет айлыгы старт ала. Октябрь дәвамында ул барлык мәктәпләрдә үтәчәк. Ул республиканың барлык башлангыч сыйныфларында узарга тиеш. Моннан тыш, ата-аналар җыелышларында да Интернет челтәрендәге куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләү мөһим”, - дип билгеләп үтте Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Чара Россиядә 30 сентябрьдә билгеләп үтелгән Интернет көне уңаеннан старт ала. Октябрь ахырына кадәр Татарстанның барлык гомумбелем мәктәпләрендә куркынычсыз интернет дәресләре узачак.