Казанда "Школьный патруль" бәйгесенең нәтиҗәләрен ясаячаклар

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казанда III Республикакүләм “Школьный экопатруль” бәйгесенең нәтиҗәләрен ясаячаклар. Аның максаты – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын әйләнә-тирәдәге мохит хәлен яхшырту практик эшенә җәлеп итү һәм халыкка электрон төрдә бирелә торган дәүләт һәм муниципаль уңайлыкларны популярлаштыру. 7 октябрь көнне мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр аталачак.

Ел саен “Школьный экопатруль” Республикакүләм бәйгесендә меңнәрчә Татарстанның әйләнә-тирәне пычрату проблемасына битараф булмаган 1-11 сыйныфлар укучыларын җәлеп итә. Ел дәвамында яшь экологлар махсус мобиль кушымта аша дәүләт органнарына рөхсәт ителмәгән урыннарда яткан калдыклар булуы турында видео- һәм фотоматериаллар җибәрәләр һәм шуның өчен бәйге балларын җыялар. Һәрбер кабул ителгән чүплек турындагы белдерү буенча надзор чаралары кылына.

2014 елдан узучы бәйгенең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International