1-2 октябрь көннәрендә ТРның премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендә эш сәфәре белән Япониядә.
Очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы (STS-форум) кысаларында Киото шәһәрендә узды.
Эш сәфәре дәвамынңа Роман Шәйхетдинов Аркадий Дворковичның барлык очрашуларында - Япониянең премьер-министры Синдзо Абэ, Россия делегациясе - “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы оештыручы һәм рәисе Кодзи Оми белән очрашуларда катнашты. Шулай ук ТРның Президенты Рөстәм Миңнеханов РИКЕН (RIKEN) Физик-химик тикшеренүләр институты вәкилләре, Япониянең JST фән һәм технологияләр агентлыгы җитәкчелеге, Mitsubishi институты вәкилләре белән очрашты.
Бүген Токиода "Татарстан-Япония" бизнес-форумы узды. Роман Шәйхетдинов Татарстанның инновацион инфраструктурасы презентациясе белән чыгыш ясады. Республиканың иң популяр ИТ-сервислары хакында сөйләде: электрон дәүләт хезмәтләре, электрон дәреслекләр, электрон сәламәтлекне саклау, "Халык контроле" һәм "Халык инспекторы" системалары, шулай ук Казан шәһәрендәге ИТ-паркы һәм Иннополис шәһәренең мөмкинлекләре белән таныштырды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте