ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сингапурда эш сәфәрен кыла. Делегациянең башлыгы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген министр Рөстәм Миңнехановның Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуда, шулай ук Сингапур дәүләт хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән киңәйтелгән очрашуларда катнашты. “Татарстан-Сингапур: перспективы сотрудничества” түгәрәк өстәле кысаларында Роман Шәйхетдинов аларга Татарстанда элемтә һәм информацион коммуникацияләр тармагы үсеше турында сөйләде.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис алдынгы Сингапур ИТ-компанияләре белән актив рәвештә хезмәттәшлекне үстерәләр.
Перспективада Татарстан Сингапур технологияләрен, фәнни һәм IT-эшкәртүләрен республика икътисадына кертергә исәплиләр. Республикада инновацияләр өлкәсендә Сингапур тәҗрибәсен куллану планлаштырыла.