Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (ТКҮ-КИТЭТ) 7 укытучысы һәм 21 студенты тантаналы рәвештә тармаклы предприятиеләрдән исемле стипендия алды.
Эш бирүченең исемле стипендиясе ел саен техникумның иң яхшы студентларга һәм укытучыларга бирелә һәм ай саен 1,5 меңнән 5 меңгә кадәр була. Барлыгы быелгы бәйгегә укытучылардан - 18, ә студентлардан 30 гариза бирелде.
Сәламләү сүзе белән студентларга ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Дмитрий Вандюков эндәште. Ул ТКҮ-КИТЭТ ның яңа һөнәри белем бирү стандартларын, булдырып, Россия территориясендә кертүдә мөһим ролен билгеләде.
Дмитрий Вандюков, исемле стипендияләр бирүдә ярдәм күрсәткән өчен, тармаклы предприятиеләргә рәхмәт белдерде.
Җаваплы сүз белән чыгыш ясаганда, исемле стипендияләргә лаек булган студентлар техникум җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына һәм тармаклы оешмаларга чын рәхмәт сүзләрен әйттеләр.