1 октябрь көнне Югары ослан районында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. ТРның мәгълүматлаштыру
һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмагыйлов республика җитәкчелеге исеменнән район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
«Сез дәүләтебезнең томышында хәлиткеч рольне уйныйсыз, - дип министр урынбасары өлкән буынга эндәште. - Олы яшьтәге кешеләр ул - җәмгыять үсәр өчен яңа бер көч".
Булат Исмәгыйлев шуны билгеләде: Татарстан Республикасы олы яшьтәге кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгән проектларда актив катнаша. Пенсион тәэмин ителү дәрәҗәсен үстерү буенча, тулы медицина хезмәтен күрсәтү буенча чаралар уза, социаль ярдәм чаралары чынга аша, уңайлы дарулы ярдәм күрсәтелә.
Моннан кала, пенсионерларда мәгълүматлаштыру өлкәсендә үз потенциалын кулланырга мөминлек бар. Республикада менә инде 3 нче ел эшләми торган пенсионерларны санак грамотлылыкка өйрәтү буенча социаль программа чынга аша. Санак күп ярышы буенча Республикакүләм бәйгеләр үткәрелә - «Компьютер Land: Третий возраст». Нәтиҗәдә, 2013 елдан 2016 елга кадәр 10,5 мең олы яшьтәге кеше тирәсе санак һәм Интернет грамотлылыгын үзләштерде. Шулай ук быел Татарстан вәкилләре пенсионерлар арасындагы Бөтенроссия санак күп ярышында Идел буе федераль округы буенча беренче булдылар.
"Шикләнмичә әйтә алам: сезнең буын кешеләре үз оптимизмы белән шатландыралар һәм хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм сабырлык мисалы булып торалар, - билгеләде Булат Исмәгыйлев. - Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек һәм бәхет телим!"