ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Абу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш визитын кыла. Шунда хәзер WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык дөнья чемпионаты ярышлары уза.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында газ белән тәэмин итү өчен түләү сервисына үзгәртүләр кертелде. Хәзер газ белән тәэмин итү хезмәте өчен электрон төрендә түләү тагын да уңайлырак булды.
21 октябрь көнне Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары (6-18 яшь) һәм колледж студентлары (15-18 яшь) өчен бәйге – Кванториада-2017 узачак. Ул сәләтле мәктәп укучыларын фәнни-техника иҗатына һәм инновацион проектлар чынга ашыруына җәлеп итүгә юнәлгән.
ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Мәскәүдә эш сәфәрен кыла. Россия делегациясе составында ул югары дәрәҗәдәге Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе утырышында һәм Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына белдерә: 2017 елның 18 октябрендә галәми элемтә иярченендә регламент-профилактик эшләрне уздыру планлаштырыла.
Татарстанда Россия почтасы филиалында Бөтенрәсәй «Лучший урок письма – 2017» бәйгесенең республика этабының нәтиҗәләре ясалды. Татарстан белем бирү учреждениеләренең егермедән артык укучы һәм укытучы республика этабының җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды.
Яр Чаллы шәһ. һәм Казан шәһ. территорияләрендә аэрофотосъемка узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының иң алдынгы беренче курс студентлары белән очрашты. Республика башлыгы белән студентлар мәгариф һәм ИТ-тармакның үсеше турында әңгәмә алып бардылар.
16 октябрь көнне космик бәйләнеш спутникларында профилактик эшләр алып барылачак. Шул исәптән, федераль һәм республика телевидение программаларын күрсәтү тукталачак.
Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын автоматик рәвештә билгеләүче технологияне тикшерү дәвам ителә. Искә төшерәбез: бу яңалык 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторларына шул ук вакытта вакыйга янында булган кешенең геолокациясен билгеләргә ярдәм итәчәк.