ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Абу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш визитын кыла. Шунда хәзер WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык дөнья чемпионаты ярышлары уза.
WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты 2017 елның 14-19 октябрь көннәрендә үтә. Чемпионатта 52 компетенция буенча 76 илдән килгән 1200 дән артык конкурсант һәм 1500 дән артык эксперт катнаша. Чемпионатның төп ярыш мәйданчыгы ролен Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексы башкара.
WorldSkills Russia милли җыелмасы 22 төбәктән килгән 58 катнашучыдан гыйбарәт. Татарстан Республикасын 7 компетенция буенча 8 катнашучы тәкъдим итә. Милли җыелма составына ИТ-компетенцияләрдә илне тәкъдим итүче Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумының (ТКҮ-КИТЭТ) 4 студенты керә. Бу - түбәндәге кешеләрдән команда: Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев («Мобильная робототехника» компетенциясе), Александр Александров («Информационные кабельные сети») һәм Альберт Минеев («Инженерный дизайн CAD»).
Иртәгә дөнья чемпионатының җиңүчеләре билгеле булачак. Аларның исемнәрен WorldSkills Abu Dhabi 2017 бүләкләү һәм ябылу тантанасында белдерәчәкләр.
Фото: Михаил Фролов