21 октябрь көнне Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары (6-18 яшь) һәм колледж студентлары (15-18 яшь) өчен бәйге – Кванториада-2017 узачак. Ул сәләтле мәктәп укучыларын фәнни-техника иҗатына һәм инновацион проектлар чынга ашыруына җәлеп итүгә юнәлгән.
Шул юнәлешләрдәге индивидуаль һәм төркем проектлары (командада 3 кешедән артыграк түгел) бәйгедә катнашуга чакырыла: робототехника, информацион технологияләр, электроника, инженерлык дизайны, аэрогаләм технологияләре, автомодельләштерү.
Бәйгедә катнашыр өчен, сайтта теркәлергә http://kvantorium.ru/kvantoriada.html яисә kvantoriada2017@kvantorium.ru электрон адресына проект презентациясен һәм гаризасын җибәрү кирәк. Проектларга беркетелгән материаллар буларак, конструктор детальләреннән җыелган модельләр, мультимедиа проектлары, 3D-проектлар, прототиплар һәм макетлар кабул ителә.
Катнашучылар проектлары һәм гаризалары 20 октябрьгә кадәр (шул көнне исәпкә алып) кабул ителә. 2017 елның 21 октябрь көнне сәгать 10:00 бәйгенең турыдан-туры этабы түбәндәге адрес буенча булачак: Яр Чаллы шәһ., Машиностроительная ур., 91. Бәйге җиңүчеләре балалар технопаркы квантумнарында буш укуга сертификатлар алачаклар.