ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Мәскәүдә эш сәфәрен кыла. Россия делегациясе составында ул югары дәрәҗәдәге Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе утырышында һәм Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашачак.
Шуннан кала, бүген үк Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә «Сколково» технопаркында узучы «Открытые инновации» халыкара форумында катнашачак. Чарада сүз технология трендлары үсешенең прогнозлары турында барачак.
Бүген көннең икенче яртысында форум кысаларында пленар утырыш үтәчәк, анда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.