Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына белдерә: 2017 елның 18 октябрендә галәми элемтә иярченендә регламент-профилактик эшләрне уздыру планлаштырыла.
Тиңдәш эфир вещаниесе челтәрләрендә уздырылучы эшләр нәтиҗәсендә телевидениенең федераль һәм республика программалары трансляциясе тукталачак:
«Матч ТВ», «Карусель», «Россия Культура» һәм «НТВ» - 02:00-10:00;
«ТВ Центр» - 02:00-12:00;
«Звезда» - 02:00-14:00.
Югарыда әйтелгән вакыт аралыкларында санлы эфир вещаниесе челтәрләрендә федераль программаларның өзелүе мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкын уздырылучы эшләргә аңлау белән карарга үтенә.