Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын тикшерү дәвам итә

2017 елның 13 октябре, җомга

Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын автоматик рәвештә билгеләүче технологияне тикшерү дәвам ителә. Искә төшерәбез: бу яңалык 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторларына шул ук вакытта вакыйга янында булган кешенең геолокациясен билгеләргә ярдәм итәчәк. 

Координатлар буенча абонент урнашу урыны турында мәгълүмат тапшыруны тест режимында республикада мобиль һәм теркәлгән элемтә операторлары чынга ашыра: "Таттелеком" ГАҖ, "Ростелеком" ГАҖ, "МТС" ГАҖ, "ВымпелКом" ГАҖ, "Мегафон" ГАҖ, "ЭР-Телеком" АҖ, һәм "Теле2" ААҖ. Хәзерге вакытта элемтә операторлары абонент координатларын билгеләү төгәллеген үстерү максатыннан җиһазлар отладкасын үткәрәләр. Шулай ук ел ахырына кадәр гариза бирүче белән диалог төзү мөмкинлеге булган "112" номерына кыска текстлы хатларны кабул итү сынаулары уздыралачак. 

Элек гадәттән тыш вакыйга урынын 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторлары шалтыратучы сүзләреннән генә билгелиләр иде. Ә торак пунктыннан тыш булган вакыйганың төгәл урынын билгеләү авыр иде. 112 номерына шалтыратучы кеше урыны координатларын белү коткаручыларның, ярдәм итәргә, тизрәк килүен тәэмин итә. Техник яктан ул элемтә операторларыннан абонентлар урыны турында мәгълүматны "ГЛОНАСС +112" бердәм информацион системага тапшыру ысулы белән чынга ашачак. 

Техник операторы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы булган "ГЛОНАСС +112" бердәм дәүләт информацион системасы Татарстанда 2009 елдан бирле эшли. Системага бөтен ашыгыч хезмәтчелекләр тоташтырылган. Һәм шул система Универсиада-2013, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015, Конфедерацияләр кубогы-2017 кебек зур чаралар уздыру урыннарында мониторинг кылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International