Татарстанда “Лучший урок письма” җиңүчеләре билгеләнде.

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстанда Россия почтасы филиалында Бөтенрәсәй «Лучший урок письма – 2017» бәйгесенең республика этабының нәтиҗәләре ясалды. Татарстан белем бирү учреждениеләренең егермедән артык укучы һәм укытучы республика этабының җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды.

Быел эпистоляр жанрда үз сәләтләрен, «Лучший урок письма – 2016» бәйгесенең төбәк оештыру комитетына хатларын һәм методик эшләрен җибәреп, ике йөздән артык мәктәп укучысы, студент һәм укытучы тәкъдим итте. Татарстан укучылары иншаларының иң популяр темалары «Есть такая профессия – Родину защищать…» һәм табигатьне саклауга багышланган номинацияләр булды.

Республика этабы җиңүчеләре “Татарстан почтасы” ФПЭИ ннән һәм бәйге партнёрларыннан аерым бүләкләр алачак. Аларның эшләре, Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашыр өчен, Мәскәүгә җибәрелде.

 «Өметләнәм: шундый акцияләр яшь буынның эпистоляр жанрга карата яратуны саклаячак», – дип «Татарстан почтасы» ФПЭИ директоры Регина Кузнецов билгеләде.

Җиңүчеләр исемлеге сайтта урнаштырылган - https://www.pochta.ru/news-list/item/1759012399

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International