Бүген эшлекле сәяхәт эчендә Татарстан Республикасының Премьер-министры - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Швейцариядәге иң зур фәнни-техник паркта булды.
Татарстан республикасының Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы исеменнән Азат Мугиновны Туган көне белән котлыйбыз!
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы белдерүенчә 20 марттан - 29 апрельга кадәр "Татарстан республикасы РТПЦ" филиалы объектында план буенча эшләр үткәрелә. Бу эшләр сәгать 08:00дән 18:00нә кадәр аналоглы һәм санлы эфир теле һәм радио тапшырулар сүндереләчәк.
"Хайтек" басмасы хәбәр әйтүенчә, галимнәр механик кулны ишарә телендә сөйләшергә өйрәткәнәр. Эрвин Смит белдерүенчә, бу әйбер "чукрак кешеләрнең тормышын" үзгәртәчәк һәм алар өчен җанлы тәрҗемәчегә әйләнәчәк.
Казанның ИТ-паркында язгы 29нчы резидентларны сайлау узды.
"Народный инспектор" кушымтасы республикада 2014 елдан эшли һәм ел саен күбрәк тарала. 2016 елны системага 46 мең белдерү килсә, 2017 елны 54 меңнән артты. Бүгенге көнгә кушымтаны 128 меңнән артык кеше күчереп алды.
Кадерде журналистлар! Югары технологияләр темасына багышланган "Вместе в цифровое будущее" бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз. Бәйгенең федераль этап җиңүчеләре 2018 ел көзендә Финляндиягә Nokia оешмасының штаб-квартирасына барачаклар.
Бүген ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгында ИТ-компетенцияләре буенча республика тренер-экспертлары белән җыелыш үтте. Җыелыш кысаларында WorldSkils 2018 чемпионатында катнашучыларын әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Җыелышны ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков уздырды.
Typing DNA стартапы икефакторлы аутентификациясенең альтернатив ысулы белән таныштырып китте. Әлеге технология интернет-сервисларын кулланучыларга шәхси мәгълүматләрен телефон номерын кулланмыйча раслый алачаклар дип Хайтек интернет-басма хәбәр итә.