ТР Элемтә Министрлыгында ИТ-компетенцияләре буенча WorldSkills тренер-экспертлары белән җыелыш үтте

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Бүген ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгында ИТ-компетенцияләре буенча республика тренер-экспертлары белән җыелыш үтте. Җыелыш кысаларында WorldSkils 2018 чемпионатында катнашучыларын әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Җыелышны ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков уздырды.

Шулай ук җыелышта ГАПОУ "Регионнараша компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" җитәкчесе Юрий Багров, ГАПОУ "Әлмәт политехник техникумы" җитәкчесе Илдар Багманов һәм ГАПОУ "В.Д. Поташов исемендәге техник колледжы" җитәкчесе Элмира Ахметова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International