"Вместе в цифровое будущее" бәйгесенең җиңүчеләре Финляндиягә барачаклар

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Кадерде журналистлар! Югары технологияләр темасына багышланган "Вместе в цифровое будущее" бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз. Бәйгенең федераль этап җиңүчеләре 2018 ел көзендә Финляндиягә Nokia оешмасының штаб-квартирасына барачаклар.

Бәйгедә катнашыр өчен 30 мартка хәтле югары технологияләр белән бәйле эшләрегезне smi.rt.ru сайтына җибәрергә кирәк. Хәрбер номинациядә 3 эш тәкъдим итәргә була. Региональ этап нәтиҗәләре апрелдә, ә федераль этап нәтиҗәләре 2018 елның июнендә билгеле булачак.

Бәйгенең федераль этабында телекоммуникация, интернет өлкәсе һәм медия белгечләре жюри буларак катнашачаклар. Региональ этабның жюри составына ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков керәчәк.

Бәйге оештыручылары - ПАО "Ростелеком" белән NOKIA оешмасы.

Стратегия партнерлары- РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникация Министырлыгы.

Бәйгенең официаль мәйданы:
www.smi.rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International