"Хайтек" басмасы хәбәр әйтүенчә, галимнәр механик кулны ишарә телендә сөйләшергә өйрәткәнәр. Эрвин Смит белдерүенчә, бу әйбер "чукрак кешеләрнең тормышын" үзгәртәчәк һәм алар өчен җанлы тәрҗемәчегә әйләнәчәк.
Смит әйтүенчә киләчәктә кешеләр механик кулны үзләре белән мәктәпкә, югары уку йортына алып бара алачаклар. Бу җайланманың эшләве бик җиңел: ул кешенең сөйләмен кабул итә, анныры аны текстка әйләндерә. Аннары работ аларны ишарә телендә әйтә ала.
Белгечләр фаразлаганча аны 3D-принтер кулланышы белән эшләнчә 400 фунттан зур булмаячак.