"Народный инспектор" кушымтасы республикада 2014 елдан эшли һәм ел саен күбрәк тарала. 2016 елны системага 46 мең белдерү килсә, 2017 елны 54 меңнән артты. Бүгенге көнгә кушымтаны 128 меңнән артык кеше күчереп алды.
Кушымтаның үсеп баручы популырлыгы системада яңа категорияләр барлыкка килгәне белән бәйле. Өч ел эчендә алар икегә артты. 2016 ел ахарында кертелгән яңа категорияләр бик популяр булды: " Движение по разделительной полосе или обочине» (2017 елны 3700 белдерү), "Остановка или стоянка под запрещающим знаком" (1700 белдерү) һәм "Движение по встречной полосе" (500 артык).