Казанлылар игътибарына: телекүрсәтүләрне туктатырга мөмкиннәр

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы белдерүенчә 20 марттан - 29 апрельга кадәр "Татарстан республикасы РТПЦ" филиалы объектында план буенча эшләр үткәрелә. Бу эшләр сәгать 08:00дән 18:00нә кадәр аналоглы һәм санлы эфир теле һәм радио тапшырулар сүндереләчәк.

Астагы каналлар сүндереләчәк:

  • «Первый канал»;
  • «Россия 1»;
  • «Татарстан»;
  • «Россия Культура»;
  • «ТНВ»;
  • «Пятый канал»;
  • «Звезда»;
  • «Радио России»;
  • «Радио Татарстан»;
  • радио «Маяк»;
  • радио «Вести ФМ»;
  • радио «Ретро-ФМ»;
  • «Наше радио»;
  • радио «Серебряный дождь»

Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы республика халкына игътибар белән бу мәсьәләгә карарага чакыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International