ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле объектларны «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында Интернет челтәренә тоташтыру турында видеоконференция режимында брифинг узды.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, ТР Санлы үсеш Министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы юнәлешле чара узды.

Иннополис Университетында ясалма интеллект буенча хакатон узды, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Архангельск, Марий Эл, Уфа, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 110 проектчы катнашты. 48 сәгать дәвамында алар ике трекның берсе — «Антропоморф робототехника» һәм «Автоном транспорт» буенча прототиплар ясадылар.

"Саннар дәресе" – Россия мәктәпләрендә уку елы дәвамында үтә торган гадәти булмаган информатика дәресләре сериясе. Яңа дәрес «1С» фирмасы тарафыннан әзерләнгән, аның белгечләре болытлы сервислар булдыру һәм озатып бару буенча зур тәҗрибәгә ия.

Эшләүчеләр кулланучыларның иң популяр сорауларына җавап бирделәр.

Казан ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 39нчы сайлап алу узды. Сайлап алуның читтән торып үткәрелгән этабына 24 проект узды, алар үз чишелешләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук һәр эксперттан кире элемтә һәм тәкъдимнәр алдылар.​


6
декабрь, 2019 ел
җомга

5 декабрьдә Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркның 10 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 35 студенты һәм 6 укытучысы тармак предприятиеләреннән исемле стипендиягә ия булдылар.

Татарстан Республикасы студентлары ИТ өлкәсендә Россиядә иң масштаблы ярышларның берсе булган «IT-Планета 2018/19» XII Халыкара олимпиадасында җиңү яулады. Чара 2019 елның 4-7 октябрендә Мәскәүдә «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты базасында узды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында Яр Чаллыда күп функцияле үзәкнең үзәк офисында булды. Визит барышында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Президентка республикада КФҮ үсеше планнарын тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International