Рөстәм Миңнеханов Чаллыда КФҮ үзәк офисында булды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында Яр Чаллыда күп функцияле үзәкнең үзәк офисында булды. Визит барышында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Президентка республикада КФҮ үсеше планнарын тәкъдим итте.​

«Татарстан Республикасында 58 КФҮ филиалы эшли. Агымдагы елның 11 аенда 4,5 миллионга якын граждан күпфункцияле үзәкләрдә булды. Гомумән алганда, һәр икенче кеше соңгы 5 елда КФҮнә бер генә тапкыр булса да мөрәҗәгать итте», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин үз чыгышында. Ведомство башлыгы шулай ук 2020 елда КФҮ офисларында 57 яңа хезмәт барлыкка киләчәк, ә 64 муниципаль хезмәт цифрлы рәвешкә күчереләчәк, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре барышында КФҮ биналарын карап чыкты, күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре белән танышты, шулай ук килүчеләр белән аралашты.

Шулай итеп, Яр Чаллы КФҮ бинасында исәп-хисап ясау өчен бүлмә, ана һәм бала өчен аерым бүлмә, балалар зонасы бар. Бина «уңайлы мохит» элементлары белән җиһазландырылган, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен махсус зоналар, гаджетлар зарядкасы өчен розеткалар, wi-fi, кунак компьютерлары каралган.

Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда «Минем документлар» КФҮнең үзәк офисы 2019 елның 11 мартында ачылды. Күп функцияле үзәк ике катны били, анда 70 кабул итү тәрәзәсе бар һәм 160 дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәт күрсәтелә. Бер эш көне эчендә белгечләр 1500 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International