9 нчы декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, ТР Санлы үсеш Министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы юнәлешле чара узды.​

Чара кысаларында хезмәткәрләргә министрлыкның коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән проектлары тәкъдим ителде, шулай ук берничә тематик социаль ролик күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе кул кую өчен ачылды (БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде).

Бу халыкара килешү коррупцияне кисәтү, гаеплеләрне җәзага тарту, шулай ук аның белән көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International