ИТ-паркка 10 ел!

2019 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркның 10 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Булат Исмәгыйлев, «ИТ-парк» ДАУ директоры Антон Грачев, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ИТ-компанияләр вәкилләре, тармак партнерлары катнашты.

ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген ИТ-парк Россиянең барлык мәгълүмат технологияләре индустриясен җәлеп итү үзәге булып тора. Технопарк эре компанияләрне дә, яшь стартап-проектларны да җәлеп итә.

Тантаналы чара кысаларында югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы коллективы ТР территориясендә инфокоммуникацион технологияләрне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән шәхси өлеше өчен ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллиннан Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

10 ел дәвамында ИТ-парк интеллектуаль капитал һәм технологик эшкуарлыкны үстерү буенча өзлексез эшчәнлек алып бара, бу стартап-проектлар һәм ИТ-компанияләр өчен уникаль экосистема булдыруга ярдәм итә. Бүген 142 компания технопарк резидентлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International