Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 35 студенты һәм 6 укытучысы тармак предприятиеләреннән исемле стипендиягә ия булдылар.
Тантана бүген Казан мәгълүмати технологияләр техникумы конференц-залында узды. «Таттелеком» ААҖ, «Такснет» ЯАҖ, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ – парк» технопаркы, мәгълүмати технологияләр үзәге, «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе, «Уфанет» АҖ һәм башкалар исемле стипендияләрне тапшырдылар.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады.
«Казан техникумын тәмамлаучылар - югары класслы белгечләр. Алар үз коллегаларыннан югары уку йортлары дипломнары белән бер дә калышмый. Һәм моны безнең тармакта эшләүче барлык белгечләр дә таный. Әлбәттә, монда техникум укытучыларының да өлеше зур. Сезнең югары квалификациягез һәм зур тәҗрибәгез нәтиҗәсендә техникум студентлары элемтә өлкәсендә сыйфатлы һәм фундаменталь белем алалар һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур», — дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары.