«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
Бәшир Рәмиев исемендәге технопарктагы Балалар ИТ-паркы теләүчеләрне 2 сентябрьдә ачык ишекләр көненә чакыра.
1 сентябрьдә Россиядә Белем көне - уку елы башлануын билгеләп үтәләр. Бу көнне бөтен җирдә бәйрәм сизелә, беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырый, ә кичәге абитуриентларны студентларга багышлыйлар.
Сентябрьдә төбәкнең югары сыйныф укучылары һәм колледж студентлары бушлай программалаштыру курсларында белем алырга мөмкин - яңа һәм перспективалы ИТ өлкәдә беренче адымны ясап була.
«Милләт хәзинәсе» - бушлай мобиль уен, ул башлангыч мәктәп яшендәге балаларга, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә туган телләрендә санарга, предметларның төсләрен һәм үзенчәлекләрен атарга өйрәнү мөмкинлге.
МТС, цифрлы экосистема, Татарстанның эре шәһәрләрендә элемтәне яхшырту эшен тәмамлады. Нәтиҗәдә, шәһәрләрдә мобиль интернет тизлеге уртача 30% ка, ә челтәрләр сыйдырышлылыгы 28% ка артты. Торак районнардан тыш, челтәрне модернизацияләү Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камадагы иҗтимагый киңлекләргә дә кагылды.
30 августта дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Шул көнне республикабыз башкаласы Казан шәһәренең туган көне дә туры килә.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ИТ-паркның яңа филиалы Лениногорск шәһәрендәге яшьләр үзәге базасында ачылды һәм технологик проектларны һәм стартапларны үстерү өчен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
BimSkills конкурсы 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә белгечләр әзерләүгә, төзелеш тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә комплекслы алымны гамәлгә ашыруга, студентларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә, шулай ук потенциаль эш бирүчеләрдән (проект, төзелеш һәм IT-оешмалардан) кире элемтә алуга юнәлдерелгән.
30 августта технопаркның туган көне уңаеннан Казанда зур шәһәр чарасы - 0001 Фест узачак. Төрле яшьтәге бәйрәм кунаклары өчен чараларга бай программа була: фотозоналар, лекторийлар, концерт программасы, балалар өчен мастер-класслар, кинофильмнар күрсәтү, түбәдә йога. Фестиваль мәйданчыклары бөтен ИТ-парк буйлап урнашачак, ә фестивальнең хедлайнерлары атаклы спикерлар булачак.