Татарстан эшкуарлары кече һәм урта бизнес өчен түләүсез белем бирү программаларына керү мөмкинлеге булган 100 цифрлы сертификат алачак. Бизнесның яңа технологияләренә өйрәтү өчен сертификатлар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы ел ахырына кадәр бүлеп биреләчәк.
Эшкуарларга сайлап алу өчен өч белем бирү курсы бар. «Шәхси бренд» курсында тыңлаучылар үз брендларын булдыра, исемнәрне акчага әйләндерү ысулларын белә алачак. «Клиентлар генераторы» курсы эшкуарларны базарның түбән дәрәҗәсе шартларында да клиентларны җәлеп итәргә өйрәтүгә юнәлдерелгән, яңа клиентларны җәлеп итү һәм булган аудиторияне саклау өчен инновацион стратегияләр һәм алымнар бирә. «Сату машинасы» курсы эшкуарларга ышанычлы сату системасын төзергә һәм бизнесларын эпизодик кризисларга һәм икътисади үзгәрешләргә каршы торырга мөмкинлек бирәчәк.
2023 елның 1 декабренә кадәр гариза биргән Татарстанның теләсә кайсы эшкуары теләгән программаны сайлый һәм бушлай хезмәт күрсәтә ала. Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасынңа «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә «Бизнес алып бару мәсьәләләре буенча уку курсларына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайлап бирергә кирәк.
Барлык курслар да онлайн-форматта булачак, спикерлар булып бизнес алып баруда тупланган тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашкан гамәлдәге бизнесменнар чыгыш ясаячак.