«Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!» конкурсында катнашырга өлгер.

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

25 ноябрьгә кадәр https://constitution.er.ru сайтында «Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!» конкурсы уза. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

Катнашучы 10сораудан торган һәм 10 минутка исәпләнгән кыска тест уза ала.

Сораулар Конституция тарихына, истәлекле вакыйгаларга нигезләнә, танылган шәхесләр һәм урыннар турында сораулар бар. Бер сорауга җавапның берничә варианты тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Катнашучы10 минут эчендә барлык тест биремнәрен үтәп өлгерергә тиеш, тест тәмамланганнан соң, система баллар санап чыгара. Тестны үткән һәр катнашучыга электрон сертификат бирелә.

Җиңүчеләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә барлык сорауларга дөрес җавап биргән кешеләр арасыннан билгеләячәкләр. Онлайн-конкурска нәтиҗәләр 30 ноябрьгә кадәр ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә узачак. Конкурсның приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итә, 10 җиңүче каралган. Өстәмә рәвештә «УАЗ Патриот» автомобильләре, аксессуарлар һәм техника (смартфоннар, ноутбуклар, планшетлар) уйнатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International