Татарстан шәһәрләре һәм бистәләрендә «Летай»ның 4G сыйфаты яхшырды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Октябрьдә «Летай» күп фатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүче абонентлары өчен, шулай ук Казанның үзәк базарына килүчеләр өчен мобиль интернетны тотрыклырак итте, ә мәгълүмат тапшыру тизлеген арттырды.

Узган айда оператор 22 база станциясендә (БС) челтәрнең каплату зонасын арттырды. Элемтә мәйданчыкларын модернизацияләү 15 торак пунктта үткәрелгән, бу кайбер районнарда мобиль интернетны ике тапкыр тизләтергә мөмкинлек биргән. Мәсәлән, Казанда Кулагин урамында һәм шәһәрнең үзәгендә Колхоз базары территориясендә уртача тәүлеклек йөрүчәнлеге югары булган челтәрнең сыйфат характеристикаларын яхшырттылар. Салмачы һәм Вишневка шәһәр яны поселокларында БС модернизацияләнгән.

Чаллыда 59-нчы комплексны һәм Низаметдинов урамындагы йортларны тәэмин итүче база станцияләренә кабул итү-тапшыручылар өстәлде. Бу районда яшәүче яки мәктәп, КФҮ, кибетләр яки медицина оешмалары территориясендә булган «Летай» абонентлары өчен элемтә сыйфаты артты. Шулай ук элемтә мәйданчыкларын модернизацияләгәннән соң, республиканың Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Саба районнарында мобиль интернет тизлеге арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International