Балык Бистәсе муниципаль районында "ТатарХак" узды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

ИТ-парк Татарстан Республикасы шәһәр һәр районнарында мәктәп укучыларын ИТ-эшләнмәләр ясауга җәлеп итүне дәвам итә.

14 ноябрьдә Балык Бистәсе районында «ТатарХак» конкурсы узды. Катнашучылар 3 юнәлештә проектлар эшләделәр: мәгариф, спорт, туризм. Питчингта районның башкарма ашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәкимуллин Айрат Альберт улы катнашты. 

Конкурс кысаларында 6-11 сыйныф укучылары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итүне эзлиләр. Алар хәл итәргә тиешле сораулар һәм проблемалар катнашучыларның яшләр исәпкә алып бирелә, аларны чишү вакыты чикләнгән.

ИТ-парк экспертлары балаларга ярдәм итәләр проектларны рәсмиләштерү вариантларын киңәш итәләр, юнәлеш бирәләр, тәкъдимнәр кертәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International