Бүген дистанцион электрон тавыш бирү системасын гомумроссия тикшерү тестларында катнашуга гаризалар кабул итүнең соңгы көне

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында яшәүчеләргә дистанцион электрон тавыш бирү системасын (ДЭГ) гомумроссия тикшерү тестларында катнашуга гаризаларны бирүнең соңгы көне.

ДЭГның гомумроссия тестлары Россия Федерациясенең барлык субъектларында, Мәскәү шәһәреннән тыш, ДЭГ федераль платформасында үткәрелә. 2023 елның 17 ноябрендә тавыш бирү датасына 18 яшь тулган, әлеге системада расланган хисап язмасы булган РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары булган, аларның мәгълүматлары сайлаучылар регистры, "Сайлаулар" дәүләт системасында референдумда катнашучылар мәгълүматлары белән чагыштырыла торган барлык гражданнар катнаша ала. 

2023 елның 13 ноябрендә Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 59 минутка кадәр порталда ДЭГ гомумроссия тестларында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International